Буа районында беренче мең тонна ашлыкны “Кыят” ААҖеннән Александр Грачев суктырды

2018 елның 17 августы, җомга

Буа муниципаль районында  өченче  төркем комбайнда эшләүче  механизаторлар арасында беренче  мең   тонна ашлыкны “Кыят” ААҖеннән  Александр Грачев  суктырды. Тырыш  комбайнчыны  котлап, район башлыгы    Марат Җәббаров аңа 7 мең  сум  премия тапшырды.  Икенче һәм  өченче урыннарда - «Авангард» ҖЧҖеннән   Зөлфәт Измайлов һәм  “Коммуна” хуҗалыгыннан Рәфикъ Шакирҗанов. Алар икенче урын  өчен  -  5  мең  сум  һәм өченче урын өчен 3 мең сум премия  алдылар.

Александр Грачев, Казан дәүләт аграр университетының механизация  факультетын  тәмамлап, туган ягына кайтты.    «Киләчәктә кем  буласымны  6 яшьтә үк  аңлаган идем,  гаражда  әтинең трактор җыйганын күргәч”, ди ул.  Хәзер  Александр хуҗалыкта   авыл хуҗалыгы  техникасына  техник хезмәт күрсәтү һәм  ремонтлау  буенча  инженерлык   звеносына  җитәкчелек  итә. Үзенең хезмәт эшчәнлеген   8 класста  комбайнчы ярдәмчесе булып башлый. Менә инде җиденче  ел  урау  өстендә   комбайнчы  булып эшли.

«Хезмәт  хакыннан бик  канәгать.  Урып-җыю  сезонында   150 меңләп чыга, тагын   10-11 тонна  ашлык  та  бирәләр. Әмма  төп эшем техника  белән бәйле», - дип  сөйли  Александр.

«Мин,  ата   буларак, техника белшән кызыксына  һәм  эшкә  җаваплы  карый  торган  бала тәрбияләп үстерүемәә  бик шат.   Үзем -  механизатор, хубалыкта   15 ел  эшләдем. Хәзер  мин беләм, улым  бөтен җирдә  беренче  класслы     инженер булып  эшли ала, ул  техниканы  яхшы  белә һәм  шул ук  вакытта эшне дә оста  оештыра», -  дип  саный  улы  турында  Александрның әтисе   Владимир Грачев.

Владимир Грачев «Кыят” ААҖ хуҗалыгында    13 ел  җитәкчелек  итә.  Урып-җыюга  килгәндә, аның  әйтүенчә, хуҗалыкта  барлык  мәйданның  яртысыннан  артыгы  суктырылган,  уртача  уңыш  -  37 ц/га. «Узган  ел  уңыш  гектардан    45-48 центнер  иде.  Быелгы  уңыш  корылыкка чыдам  сортлар   аркасында  булды.   Көзге  арышның  яңа    «Подарок» сорты  яхшы   уңыш  бирде, гектардан    45 центнерга  кадәр», - диде  Владимир Грачев.

Комбанчыларны  кызыктыру чаралары буларак  хуҗалыкта  премияләр каралган.  Иң күп ашлык  суктырган  комбайнчы  50 мең сум  алачак, 2  нче   урынга   - 25 мең сум,  3 нче урынга   -  15 мең сум. «Минемчә, бу     механизаторлар өчен   зур этәргеч”, - дип саный  хуҗалык  җитәкчесе    Владимир Грачев.

Белешмә өчен: “Кыят” ААҖ   - махсуслаштырылган  орлыкчылык җәмгыяте.   1998   елдан  башлап «Татарстанның  элиталы орлыклар” ассоциациясе составына, шулай  ук     «Селекционерларның  һәм  орлыкчыларның   илкүләм  берлегнә”     (Мәскәү ш.) керә.  Бүгенге көндә аның  7123 га җитештерү җирләре бар, шул  исәптән  6665 га  авыл хуҗалыгы  җирләре, шулардан   4198 га – сөрүлек җирләр.  Эре предприятие   коллективында йөздән артык кеше  эшли. Алар  бөртекле һәм кузаклы  культураларның элиталы орлыкларын җитештерәләр һәм  саталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International