Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның яртысыннан артыгында җыелды

2018 елның 17 августы, җомга

Татарстанда  бөртекле  һәм   кузаклы  культуралар барлык  мәйданның   яртысыннан  артыгында  суктырып алында.  758,7 мең га бөртекле   һәм  кузаклы  культуралар мәйданы җыелды, бу  барлык  мәйданның    53 процентын  тәшкил  итә. Иң күп мәйдан  җыелган  районнар:     Буа (34,2 мең га (63,2%), Чистай (30 мең га - 59%), Алексеевск (29,4 мең га – 61,4%), Тәтеш (27,6 мең га – 62,1%), Сарман (26,4 - 60%), Азнакай (26 мең га – 69,4%) һәм Нурлат (26 мең га - 83%) районнары.

Оператив  белешмәләргә  караганда, 2018 елның  17 августына    республика  буенча   2070 мең  тонна ашлык  суктырылган, шул  исәптән   1 миллион тонна   артык  көзге  бодай,  300 мең  тонна көзге  арыш, 561 мең  тонна арпа  һәм   72 мең  тонна борчак.

Республика  иогенчеләре  сабан  бодае  һәм  солы  җыюга  керештеләр. Бүгенгә сабан  болае     22,9 мең га мәййданда  суктырылган, бу   фараздан 6 % тәшкил  итә.   57 мең тонна ашлык  җыелган, бер гектардан уртача уңыш  -  25 центнер.  Солы      21,7 мең га  мәйданда    50 мең тонна суктырып алынган,   уртача уңыш -   23,1 ц/га.

Урак башланганнан бирле  иң  күп мәйданда ашлык җыелган  районнар:    Сарман  – 92,5 мең тонна, Зәй  – 90,7 мең тонна, Тәтеш – 90 мең тонна, Нурлат – 86 мең тонна, Буа – 85,3 мең тонна.

Татарстан Республикасы буенча уртача  уңыш   бер гектардан  27,3 центнер тәшкил итә. Бөртеклеләр   уңышы   буенча  алдынгылар  рәтенд:     Зәй  рйоны  (уратча уңыш  – 39 ц/га), Актаныш районы   (34,7 ц/га), Сарман  районы       (35,1 ц/га), Нурлат, Тукай, Тәтеш районнары (33әр ц/га)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International