Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче, Балык Бистәсе муниципаль районнарында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов    Теләче, Балык Бистәсе муниципаль районнарына    урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышу  максатында килде.  Аның    белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.

«Алан» хуҗалыгы басуында Рөстәм Миңнеханов районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Урак эшләренең барышы турында Теләче мунициципаль районы башлыгы Илдус Зарипов сөйләде. Районда 44,5 мең га иген чәчелгән. Бөртекле культуралар 21,6 мең гектарда. Бүгенгә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 45% мәйданны җыеп алганнар – 9,7 мең га. 24 мең тонна иген суктырылган. Уңыш уртача республика уңышыннан түбәнрәк (27,7ц/га).

Шулай ук Илдус Зарипов терлекчелек үсеше турында да мәгълүмат  бирде. Бүгенгә районда   14,3 мең баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 4,6 мең сыер. Ел башланганнан бирле 13,8 мең тонна сөт савып алынган. Үткән ел 8 сыер фермасына капиталь ремонт ясалган һәм 4 силос-сенаж траншеясе төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов Теләче районының һәрвакыттагыча  урып-җыю чорында оешканлык күрсәтүен  билгеләп үтте. Шул ук вакытта быел район уңыш буенча 28 нче урында гына. Татарстан Республикасы Президенты,  теләчелеләрнең уңыш күләмнәрен арттыру өчен резервлары җитәрлек, дип билгеләп  үтте.

Аннары Алан авылында Татарстан Республикасы Президенты капиталь ремонттан соң ачылган балалар бакчасында булды. Объект 20 урынга исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов музыка залын, методика кабинетын һәм спорт-уеннар мәйданчыгын карап чыкты.

Бүген тагын Татарстан Президентына Теләче районында табигый газны сыекландыру комплексын төзү проектын тәкъдим иттеләр. Җайланманың җитештерүчәнлеге сәгатенә 6 тонна булачак. Объектны 2020 елның 1 кварталында тапшырырга ниятлиләр. Яңа комплекста 50 эш урыны булдырылачак.

Көннең  икенче  яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына килде, монда килүнең максаты  да  урып-җыю эшләренең барышы белән танышу   иде.

Рөстәм Миңнеханов район басулары өстеннән очып узды, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты белән   бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  йөрде.

Яңа Арыш авылы янында Балык Бистәсе мунициципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов суктырылган икмәк күләмнәре һәм басулардагы эшнең барышы турында мәгълүмат бирде.    Урып-җыю кампаниясе районда 27 июльдә башланган. Бөртеклеләр һәм кузаклылар мәйданы 46,0 мең га  тәшкил итә.   20,5 мең га иген суктырылган, бу 44,5 % (республика буенча - 46,3%). 52,4 мең тонна ашлык   җыелган.   Уңыш уртача - 25,6 ц/га (республика буенча – 27,7 ц/га).   Кырларда 90 комбайн эшли.

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.  Балык Бистәсе мунициципаль районы башлыгы 144 млн. сум күләмендә федераль һәм республика бюджетларыннан күрсәтелгән финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, районда кече хуҗалыклар эшләп килә: гаилә фермалары – 45, шул исәптән югары технологияле фермалар  – 30. Фермерлар «Яңа   эш башлаучы   фермер» (19), «Гаилә фермаларын үстерү» (26) программалары буенча  грант    ярдәме алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International