Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Тукай, Актаныш муниципаль районнарында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов республиканың Тукай, Минзәлә,  Актаныш муниципаль районнарына эш сәфәре  белән  килде. Бу районнар хуҗалыкларында ул урып-җыю,  туфракны  көзгечәчүгә әзерләү эшләренең барышы  белән танышты.  

Тукай районында Марат Әхмәтов, вертолетта очып, кыр эшләрен  күзәтеп чыкты.   Шуннан    соң  ул  «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында   булды. Аннары «Кама»  агрофирмасы ХПК-2 мәйданчыгында министр  авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыкылары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.

Министр һәр хуҗалык күрсәткечләренә аерым тукталды. «Район буенча уртача күрсәткеч  – гектардан 34 центнер. Кайбер хуҗалыкларда күбрәк тә, мәс., «Гигант» хуҗалыгынада  – 44,8 центнер, ә «Кама» агрофирмасында – 39,7 центнер. Ә менә  «Р-Арго» хуҗалыгында – 30 центнер һәм «Биклән» җитештерү кооперативында  21 центнер гына.    «Кама-Бекон» предприятиесе игенчелектә нык калыша", – дип билгеләп үтте  министр.

Җитәкчеләр белән очрашуда шулай ук туфрак эшкәртү,  авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, кош гриппы, карантинга ябылган районнар турында да сөйләштеләр. Ашлык бәяләре турында да сораулар булды.   «Хәзер кайбер урыннарда бодай бәясе - 8 сум  50 тиен, кайберәүләрдә   – 9 сум, өченче   класслы  ашлык 10 сум тора, арпа  – 8 сум. Бәяләр тагын күтәререлер дигән өмет бар. Шуңа күрә ашлыкны зур партияләп сатмаска киңәш итәм. Сентябрьдә билгеле булыр инде ахыргы бәяләр», – дип җавап бирде Марат Әхмәтов.

Очрашу азагында “Кама” агрофирмасының алдынгы комбайнчыларына бүләкләр тапшырдылар.

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Минзәлә районына юл тотты. Район башлыгы  Айдара Сәлахов белән бергә кырларны карап чыктылар. Аннары  инвесторлар, агрофирмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар белән очрашу узды, ул  "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгы кырында булды.

Марат Әхмәтов районда уңышның яхшы булуын билгеләп үтте.   "Заиковский",   "Калморза" ҖЧҖләрендә  уҗым бодаеның һәм  арышының күрсәткечләре  гектардан   35-40 центнерга кадәр җитә.   «Заиковский» ҖЧҖендә хәтта  гектардан 42 центнер уңыш чыга.

Министр хуҗалык җитәкчесе Радик Фәттаховтан терлекчелекнең торышы белән кызыксынды. «Заиковский» ҖЧҖендә  500 баш сыерга  исәпләнгән яңа корпус төзелә.   Министр саву роботлары сатып алу өчен дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеге булуы турында әйтте.

Район   башлыгы  Айдар Сәлахов урып-җыю барышы  турында   министрга  мәгълүмат бирде. Көзге  культуралар  җыелып беткән, кырларда    63 комбайн эшли (КФХда  тагын   26 комбайн эшли), кичә  көзге арыш чәчүгә керешкәннәр, озакламый көзге бодай чәчүгә дә тотыналар. Бу культура сидератлардан соң чәччелә. Мондый кырлар барлык көзге культуралар мәйданының   70%ын тәшкил итә.

Моннан соң Марат Әхмәтов Актаныш муниципаль районына килде. Район башлыгы Энгель  Фәттахов белән вертолеттан “Актаныш”, “Чишмә” агрофирмалары,  “Ташкын”, “Саф”, “Эконом”, “Башак” хуҗалыклары кырларын карадылар.

Соңыннан Марат Әхмәтов “Башак” хуҗалыгы кырларында хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар,   фермерлар һәм   механизаторлар   белән очрашты.   Министр   комбайнчыларның эш нәтиҗәләре, эш шартлары  белән кызыксынды.  Бу хуҗалыктан  3 комбайнчы узган ел “Иң яхшы комбайнчы” конкурсы йомгаклары буенча иң алдынгылар дип танылган иделәр һәм 100 мең сум  күләмендәге премиягә лаек булганнар иде. Быел да алар югары күрсәткечләргә  ирешүне планлаштыралар. Марат Әхмәтов аларга уңышлар теләде.

Очрашу азагында Марат Әхмәтов район игенчеләренең эшен югары бәяләде. Язгы культуралар кырларын аерым билгеләп үтте. «Быел сездәге кебек сабан бодае уңышын бер районда да күрмәдем әле», -  диде, шатлыгын яшермичә, Марат Әхмәтов. «Республикада Актаныш районы тулаем ашлык җыемы буенча алдынгылар рәтендә. Сезнең районда  авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс хәлен яхшыртырлык мул уңыш җыю өчен мөмкинлекләр җитәрлек, - дип, нәтиҗә ясады  министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International