Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Марат Әхмәтов журналистларны урып-җыю кампаниясенең барышы белән таныштырды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында  Татарстан Республикасында  урып-җыю мәсьәләләренә багышланган брифинг узды.  Журналистлар  алдында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыыгыш  ясады. 

Марат Әхмәтов мәгълүматыннан  күренгәнчә, Татарстанда  бөртекле  культураларны  җыю  бар  куәткә  бара.  1,5 млн га чәчүлек  мәйданының   640 мең  га мәйданы, ягъни   планнан  43 проценты җыелган. Бүгенгә  Татарстанда    1,8 млн тонна  ашлык  амбарларга  кертелгән,  уртача  уңыш -  27,9 ц/га. Республика  кырларында  төрле   модификациядәге 2,3 мең    комбайн  эшли. Тәүлек  эчендә  110 - 120 мең  тоннага  кадәр ашлык  суктырыла.    

«Август –  авыл хуҗалыгы  өчен  иң тыгыз  ай.  Өченче  атна  инде  бөртеклеләрне җыю, терлек  азыгы әзерләү,  2019 ел  өчен  көзге  культуралар  чәчү, туфрак эшкәртү    эшләре  бара», – дип сөйләде  Марат Әхмәтов.

«Чәчүлекләргә тотылган  чыгымнар    27 млрд сумга  якын. Бу  ашлыкка кына  түгел, ә терлек азыгы җитештерүгә һәм  техник культураларга  да  кагыла, –  дип  аңлатты   министр. – Ашлык  сатудан  көтелә торган  табыш   20 процентлап тәшкил итә».

Аның  сүзләренә караганда, былтыргы  ашлыкның  күп  өлеше быел сатылган.   «Быел   3 млрд сумлык  ашлык  сатылды. Дизель ягулыгының  бәясе артуын  да  онытмаска кирәк, шулай  да  республикада  ягулык  бәясе базар бәяләренә   караганда     8 сумга  арзанрак.  Үсемлекләрне яклау  чараларының  бәясе дә артты, хезмәт  хакы да   беркадәр артты.   Республикада  ашлыкның  үзкыйммәте бер  килограммга  6 сум чамасы. Әмма,  элеваторга китереп җиткереп, аны  бушатканчы, бу  сумма  7 меңгә җитә. Рапс һәм көнбагышка  бәяләр  дә начар булмас дип уйлыйм», – дип ассызыклады  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы.

Шикәргә бәяләр ничегрәк  булыр, әлегә мәгълүм түгел, дип билгеләп узды  Марат Әхмәтов.   «Узган  ел шикәр заводларының  һәм  шикәр чөгендере  игүче  хуҗалыкларның табышы бер дә булмады, чөнки бер  кг   шикәр бәясе  24 сумга кадәр төште», – диде  ул.

Бүгенге  көндә яңа  бөртекле  көзге культуралар уңышына  бәяләр формалашу    процессы  бара.   «Быел без  ашлык  бәяләре яхшы  булыр  дип  көтәбез. Чөнки Россия  буенча  тулаем  җыем быел   90 - 100 млн тонна  булыр дип көтелә, 0 узган   ел   134 млн тонна иде. Бөртеклеләр  мәйданы    – 48,5 млн га», – дипассызыклады   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы.

Марат Әхмәтов, бүген   өченче   класс  бодайга  ихтыяҗ бар, аның  бәясе - тоннасы   9,5 мең  сумга   кадәр  җитә.  «Бәяләр монда  гына тукталып  калмас әле, илнең көньягында  өченче  һәм  дүртенче классларга  бәяләр – бер  килога  12,5 - 13 сум. Арпага   да  ихтыяҗ шактый,     килограммын  8 сумга  тәкъдим  итәләр инде. Бу  да  яхшы  бәя, тагын  да  үсәр әле, бәлки.  Бездә арпа быел   450 мең  га җитештерелә, уңыш   та  начар түгел», – дип белдерде  министр. 

Быел республикада  уңыш  өчен    минераль ашламалар  азрак тотылды, диде министр. «Узган ел – 68 кг иде  гектарга, быел   уртача   52 кг гына булды.   Әгәр без  тагын  20 кг  ашлама кертәлгән булсак, быел  уңыш күрсәткечләре югары  була  иде», – дип, йомгакя сады ул.

Татарстан бу елның җиде аенда сөт сатудан  3 млрд  сум  акча ала алмый  калды.     Шулай  ук,   республикада  былтыр   5 млн тоннадан  артык  ашлык җыелган  булса да,  алынмаган  табыш 2016 ел белән чагыштырганда    3 млрд  сумга   кимрәк.  «Бу 6 млрд сум   авыл хуҗалыгы предприятиеләренә техниканы  яңарту  өчен дә,  әйләнештәге  акчалар  өчен  дә  җитди ярдәм  булган  булыр  иде», – диде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International