Рөстәм Миңнеханов Зәй районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты

2018 елның 10 августы, җомга

Бүген  көннең  икенче  яртысында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй  районында  урып-җыю   эшләренең  барышы белән  танышты. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  вәкилләре белән бергә  Татарстан Республикасы Президенты    Имәнлебаш,   Югары  Шипкә, Иске Пальчиково, Иске Токмак, Түбән Лоза авылларының   кыр өсләреннән  очып узды. 

Рөстәм Миңнеханов  «Зәй»  агрофирмасы кырында хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл  җирлекләре  башлыклары  белән очрашты. 

Зәй  районында  урып-җыю  эшләре   23 июльдә башланды, дип хәбәр иттеләр  аңа.  Районда  бөртекле  һәм кузаклы  культуралары  мәйданы   37,2 мең га тәшкил итә.

 9 августка белешмәләр  буенча, район кырларында   16,56 мең   га мәйдан  суктырылган, ягъни   44,6 % (республика  буенча уртача 32,2% мәйдан  суктырылган).   67,1 мең   тонна ашлык  җыелган, уртача  уңыш бер гектардан   40,5 центнер тәшкил итә.

Көзге  бодай    12,7 мең   га мәйданда   52,0 мең   тонна суктырылган, уртача  уңыш  – 40,9 ц/га.

Зәй   районында шулай  ук  арпа җыялар   (3,6 мең   га суктырылган).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  белгечләре, белешмәләр буенча, 9 августка Зәй районы бөртеклеләр  уңышы  буенча  иң алдынгы, дип  белдерделәр  –  гектардан  40,5 центнер уңыш  чыга.

Белешмә  өчен:

Оператив белешмәләр буенча  9 августка  Татарстанда   478,3 мең   га мәйданда  ашлык  суктырылган, ягъни  планнан   32,2 %.

Бөртекле  һәм кузаклы  культураларның  иң күп мәйданы   Буа (23,2 мең   га), Чистай (22,7 мең   га), Алексеевск (21,1 мең   га), Сарман (20,2 мең   га) һәм  Тәтеш (19,6 мең   га) районнарында  суктырылган.

Республика  буенча  1366,5 мең  тонна ашлык  җыелган, шул  исәптән   930,5 мең  тонна  көзге  бодай,  239,7 мең  тонна   көзге   арыш,  143,9 мең  тонна арпа.

Суктыру  һәм уңдырышлылык  буенча  алдынгылар  рәтендә:   Зәй (67,1 мең   тонна, уртача уңыш – 40,5 ц/га), Сарман (75,2 мең  тонна, уртача уңыш    37,3 ц/га), Тәтеш (67,1 мең   тонна, уртача  уңыш  – 34,3 ц/га), Әлки (59,4 мең  тонна, уртача  уңыш 32,1  ц/га), Нурлат (58,3 мең  тонна, уртача  уңыш  35,4 ц/га) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International