Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, кырларга чыгып, икенче “җидекөнлек” ярышларда җиңүчеләрне бүләкләделәр, бу ярыш уракта катнашучылар арасында игълан ителгән иде.
Беренче төркем комбайнчылар арасында акчалата премиягә “Нөркәй” агрофирмасыннан Ленар Габдрахманов, Фәнис Гарипов һәм Айдар Гайнетдинов ия булдылар. 31 июльдән 6 августака кадәр алар 7683 центнердан алып 6655 центнерга кадәр ашлык суктырдылар.
Икенче төркемдә җиңүчеләр булып “Җәлил” агрофирмасыннан комбайнчы Руслан Кәлимуллин танылды, ул бу “җидекөнлек”тә 8132 центнер ашлык суктырды. Икенче һәм өченче урыннарда – 7796 центнердан 7631 центнерга кадәр – «Нөркәй” агрофирмасыннан Рамил Сәлихов һәм Марат Камалов.
Икмәкне теземнәргә салуда механизаторлар арасында беренче урынга «Нөркәй” агрофирмасыннан Сәлман Шакиров чыкты. Икенче һәм өченче урыннарда – «Җәлил” агрофирмасы механизаторлары - Рафаэль Фәрхетдинов һәм Наил Кыямов.