Татарстанда барлык чәчүлек мәйданының 30 %тан артыгы суктырылды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Оператив белешмәләр буенча,  9 августка  Татарстанда   быелгы  уңыш  ашлыгы   478,3 мең га мәйданда  җыелган, бу  барлык  чәчүлек  мәйданының   32,2 %ын  тәшкил итә.  

Бөртекле  һәм кузаклы  культураларның  иң  күп  мәйданы   Буа (23,2 мең  га), Чистай (22,7 мең  га), Алексеевск (21,1 мең  га),     Сарман   (20,2  мең га) һәм Тәтеш (19,6  мең га) районнарында  суктырылган.

Республика  буенча  1366,5 мең  тонна  ашлыкы җыелган, шул  исәптән  930,5 мең  тонна  көзге  бодай, 239,7 мең  тонна  көзге  арыш, 143,9 мең  тонна  арпа. Республика игенчеләре  шулай  ук  борчак та  җыялар. Бүгенгә 23,3  мең га мәйданда   37,8 мең  тонна  борчак җыелган.

 Суктыру  һәм уңдырышлылык  буенча  алдынгылар  рәтендә  Зәй (67,1 мең  тонна, уртача уңыш  – 40,5 ц/га), Сарман (75,2 мең  тонна,   уртача уңыш  –  37,3 ц/га), Тәтеш (67,1 мең тонна, уртача уңыш  – 34,3 ц/га), Әлки (59,4 мең тонна, уртача  уңыш – 32,1ц/га),  Нурлат (58, 3 мең тонна,  уртача уңыш  –  35,4 ц/га) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International