Татарстанның 22 районында бөртекле культураларны җыялар

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының яртыдан артык районнары бөртекле  культураларны җыюга керештеләр.  Бүген республиканың 22  районы    кырларында   комбайннар   ашлык суктыра.

Оператив белешмәләргә караганда,  2018 елның    26 июленә  Татарстан Республикасында   бөртекле  культуралар   48 мең  тонна  җыелган. Узган атнада   27 мең  тонна ашлык  суктырылган, бер   гетардан  уртача 33,5 ц ашлык чыга.   14,3 мең  га мәйдан суктырылган, бу  барлык   мәйданның   1%ын  тәшкил итә.    

Лидер районнар - Зәй, Сарман, Нурлат, Буа, Апас  муниципаль районнары. 

Зәй    районында  3,3 мең  гектар мәйданда  суктырылган, бу  планнан   9 процент тәшкил итә.   13,7 мең  тонна   ашлык  җыелган,  уңыш -  бер гектардан   41,6 центнер.

Сарман  районында   1,8 мең га мәйданда   (3,9%)   7,2 мең тонна   ашлык суктырылган, уңдырышлылык  - 40,1 ц/га.

Нурлат районында   1,6 мең  га мәйданда    (4,8%)  5,1 мең  тонна  ашлык   суктырылган,  уңдырышлылык  - 31,1 ц/га.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International