25 июльгә оператив белешмәләр буенча, республикада 6,2 мең гектар мәйданда 21 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш - 34,1 ц/га.
Бүген урып-җыю эшләренә Түбән Кама, Спас, Чистай һәм Ютазы районнарыв игенчеләре керештеләр.
Апас һәм Нурлат районнары көзге арыш җыялар, уртача уңдырышлылык - 25 ц/га, Нурлат районы шулай ук арпа да җыя башлады, уртача уңыш - 35,1 ц/га.
Бөртекле культуралар иң күбе Зәй районында җыелган – 7,9 мең тонна, Нурлат һәм Сарман районнарында - 3,2 меңәр тонна, Апас районында – 2,8 мең тонна.
Уңдырышлылык буенча Зәй районы (41,6 ц/га), Сарман районы (40 ц/га), Буа районы (33,3 ц/га) алда баралар.