Чаллыда «Чаллы-Икмәк» КТнең (компанияләр төркеменең) һәм фермерларның уртак кооперативын булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар

2018 елның 20 июле, җомга

Чаллыда   “Татарстан Республикасы Кама аръягы  зонасының кооператив платформаларын үстерү» темасына конференция узды. Чарада  республиканың  12  муниципаль районыннан  80ләп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре  катнашты. 

Чараны  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының  беренче  урынбасары    Николай Титов ачты. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә карата  гамәлгә ашырыла  торган  дәүләт ярдәме  чаралары   турында  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Ришат Хәбипов сөйләде. Бу темага   өстәмә  итеп  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре  чыгыш  ясадылар.

Татарстан Республикасы Кама аръягы  районнарының   кооператив платформаларын үстерү һәм  «Чаллы-Икмәк» компанияләр төркеменең  һәм фермерларның уртак  кооперативын  булдыру  мөмкинлеге  турындагы  мәсьәләләр  буенча  “Чаллы-Икмәк” сәүдә йорты” ҖЧҖ   генераль  директоры     Эдуард Юнысов тулы  мәгълүмат  бирде. Ул  үз чыгышында  фермерлар  белән эшләүдәге  кимчелекләргә,   логистиканың  җитеп бетмәвенә һәм башка шундый  мәсьәләләргә тукталды.   Юнысов, уртак  кооператив төзеп,  “Чаллы-Икмәк” сәүдә челтәренең   җитештерү-сату  мөмкинлекләрен тәкъдим  итәргә әзер булуын  әйтте.    Кооператив  «Доброе лукошко»  дигән бердәм  бренд    астында  туплау, эшкәртү, төргәкләү, логистика, маркетинг хезмәтләрен  тәэмин итәчәк. 

Татарстанның Фермерлар һәм крестьян  хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе  Камияр Байтемиров тәкъдим  ителгән  кооперативны  булдыруда һәм үстерүдә   методологик   партнер буларак керү теләге барлыгын белдерде.  

Гамәлдәге   «Авыл», «Индюжина», «Кукмор Логистик» кооперативлары продукция  сату каналларын  булдыру, эшләтү, хезмәттәшлек  итү һәм эшләрне оештыру тәҗрибәләре  белән уртаклаштылар. Шулай  ук   Биктимиров Л.Н. КФХ һәм  «Сөт фермасы» ҖЧҖ тә  “Чаллы-Икмәк” сәүдә челтәре  белән хезмәттәшлек  итү тәҗрибәсе  белән уртаклаштылар. 

Чара  йомгаклары  буенча, яклар  эш тәртибендә хезмәттәшлек  итү турында  килештеләр. Конференция кысаларында  катнашучылар  өчен  Татарстан Республикасы Кама аръягы  зонасында кооператив төзү өчен  платформа буларак хезмәт итәрлек «Эко фуд» сәнәгать мәйданчыгына экскурсия  оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International