Марат Әхмәтов республиканың Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районыннарда булып кайтты

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың  Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнарына эш сәфәре  белән килде. Министр белән бергә “Ак Барс”  холдинг компаниясе” АҖ   генераль   директоры   Иван Егоров та  килгән иде.

Әгерҗе  районы  кырлары  өстеннән  очып узганнан соң,  министр  авыл хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре  башлыклары белән очрашты.  Очрашу  “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы”  ҖЧҖ кырында  узды.   

Марат Әхмәтов игенчеләрнең эшен  уңай  бәяләде.   «Икмәшк  кырлар җанга  рәхәтлек бирә. Барлык  агротехник чараларның  вакытында  уздырылуы  күренеп тора», - диде  министр.

Предприятиеләр җитәкчеләре  белән киңәшмәдә урып-җыю эшләренә әзерләнү,  “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы”  ҖЧҖенең техник базасын яңарту, Әгерҗенең сөт-май  комбинатын саклап калу, авылда  кече  хуҗалыкларны  үстерү мәсьәләләрен карадылар.

Аннары   министр һәм  аның белән килгән затлар  күргәзмә белән таныштылар, күргәзмәгә Касаево авылыннан Әхмәдиевлар,   Варзи-Пельги авылыннан  Гончаровлар гаиләләренең  “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы” ҖЧҖ кырларында  үскән  авыл хуҗалыгы   культуралары продукциясе куелган иде.    Әхмәдиевлар да,  Гончаровлар да  быел    1,5 миллион сумлык   грант  отканнар.    Әхмәдиевлар җиләк  үстерү белән шөгыльләнәләр.  Гончаровлар  - умартачылык белән һәм сарымсак үстерәләр.  Узган ел Әхмәдиевлар   үз эшләрен сигез  соткадан  башлыйлар, быел  мәйданны  1  гектарга  кадәр арттырганнар, хәзер планда  – җиләк  мәйданын  ике  гектарга  кадәр җиткерү.

«Мин үз эшләрен  башлаган  авыл кешеләренең тырышлыгына  сокланам. Киләчәктә үз эшегезне киңәйтергә, җитештерүне арттырыга  тәкъдим  итәм, -   диде   министр. Әгәр крестьян-фермер хуҗалыкларында, гаилә фермаларында, яңа  эш башлаучы  фермерларда  ниндидер  проблемалар  барлыкка килә икән,   без  һәрвакыт  сезгә ярдәм итәргә әзер», - дип ышандырды  ул.

Киңәшмә азагында  Марат Әхмәтов  хуҗалыклар  җитәкчеләренә,  бөтен көчне урып-җыю эшләренә җигеп, аларны  иң кыска срокларда һәм югалтуларсыз   тәмамлау бурычын  куйды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгының  эш сәфәре   Менделеевск районында  дәвам итте. Биредә дә, кыр өсләреннән  очып узганнан соң,  ул   авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре  белән очрашты.

2018 елда  районда  өч  авыл хуҗалыгы  кооперативы  төзелгән.    «Камай Агро»  авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы Камай  авыл  җирлеге   территориясендә Әгълиевлар, Кәлимуллин, Бәйрәмов фермер хуҗалыклары  берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән.   СПССК «Бондюжский» кооперативы   крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалыклары  базасында  оешкан.   «Заря» кооперативы  −   МУП һәм  «Игенче» ҖЧҖ мәйданчыгында. Киңәшмә  шул  хуҗалыклар  эшчәнлегеннән башланды. Марат Әхмәтовкә аларның  җитәкчеләре  үз планнары  турында  кыскача  мәгълүмат  бирделәр. 
«Татарстанда  кооперативларга  грант акчалары рәвешендә финанс ярдәме  карала.  Һәм сез  бу  эшкә  актив кушыла  аласыз.  Моннан  тыш, кооператив   оешмалар  аерым кече  хуҗалыкларга  үзләренең  хезмәт, җир, акча, транспорт һәм башка ресурсларын  нәтиҗәлерәк  эшләтү өчен  берләшү мөмкинлеген  бирә», – диде министр. 

Җитәкчеләрнең  һәркайсы  үзләрен  кызыксындырган  мәсьәләләр буенча  Марат Әхмәтовкә сораулар  бирделәр.  Аерым алганда, сораулар   авыл хуҗалыгы  юнәлешләрен  субсидияләүгә, сөткә бәяләргә, авылда     инфраструктураны  үстерүгә кагылышлы  иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International