Республиканың Кукмар районында механизаторлар-сабанчылар арасында ярышлар узды

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Алга” бүлекчәсенең «Әсәнбаш-Агро» бүлекчәсе кырында механизаторлар-сабанчылар арасында ярышлар узды. Ярышлар 2 елга бер мәртәбә үткәрелә. 2016 елда мондый ярышлар «Урал» АХҖКында узган иде.

Ярышлар шартлары буенча быел һәр хуҗалыктан берәр механизатор булырга һәм бары тик МТЗ-1221 тракторларында гына ярышырга тиешләр иде.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хаәиуллин билгеләп үткәнчә, эшне бәяләгәндә жюри сөрелгән җирләрнең сыйфатын һәм тракторның һәм сабанның төзеклеген исәпкә алды. Ярышлар йомгаклары буенча, җиңүче булып Анатолий Герасимов танылды. Ул «Восток» ҖЧҖеннән, икенче урынны Александр Александров алды («Урал» АХҖК), өченче урга Фәнис Хәкимов чыкты («Әсәнбаш-Агро» ҖЧҖ). Иң яшь механизатор-сабанчы булып «Искра» ҖЧҖеннән Рифнур Ярмиев танылды.

Ярышларда катнашучыларның барысы да район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде, ә җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм акчалата призлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International