Татарстанда үсемлекләр стрессына каршы беренче штаммнар эшләнде

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты, Казан Федераль университеты, «ТР төбәк биотехнологияләр инжиниринг үзәге» АҖ, «Органик Парк» ҖЧҖ ( Bionovatic ГКга керә) галимнәре, бергәләп, үсемлекләр стрессына каршы тора торган биопрепаратлар булдыру өчен эшләнмәләр – оригиналь штаммнар эшләп чыгардылар.

Мәгълүм булганча, стресслар (корылык, кыраулар, йогышлы авырулар һ.б.) авыл хуҗалыгы культураларының уңышын 30-50%ка киметәләр. Биологик агентлар (бактерияләр, актиномицетлар, гөмбәчекләр) төркемнәренең 6 перспектив штаммнары белән эшкәртелгән сабан бодае орлыклары уңышы эшкәртелмәгәннәр белән, шулай ук химик пестицидлар кулланылганнар белән чагыштырганда күпкә югарырак булды. Орлыкларны эксперименталь штаммнар белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең тамыр стстемасы ныграк була, тамырдан чөрү очраклары, яфрак авырулары кими, башаклары тулырак һәм яфрак өлеше киңрәк була.

Галимнәр алга таба эксперименталь штаммнар базасында төп авыл хуҗалыгы культуралары өчен дөньякүләм конкуренциягә сәләтле яңа биологик препаратлар һәм адаптогеннар булдыру турында уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International