«Россельхозцентр» үсемлекләрне яклау чараларын куллануның норматив базасы турында искәртә

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Бүгенге авыл хуҗалыгында үсемлекләрне профессиональ яклау чараларын кулланмыйча калу мөмкин түгел диярлек.  Хәзер пестицидлар базарында төрле дәрәҗәдәге  йөзләгән җитештерүчеләрне һәм дилерларны  очратырга  мөмкин. Матур этикеткалар  һәм исемнәр астында  еш кына намуссыз,  кеше  сәламәтлеге өчен  зарарлы товар җитештерүчеләрне  дә очратырга мөмкин.   

«Россельхозцентр» ФДБУ шуны  искәртә,  һәркем, агрохолдинглардан алып   дача  хуҗалалырна кадәр,  пестицидлар   кулланганда, Россия Федерациясе  территориясендә  куллану рөхсәт ителгән «Пестицидларның   һәм   агрохимикатларның  дәүләт каталогы»на таянып эш итәргә тиеш. Бу  басма даими  рәвештә   тулыландырыла һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында  бастырып чыгарыла.    

Россиядә пестицидлар  һәм агрохимикатлар куллану  «Пестицидлар  һәм  агрохимикатлар белән имин  эш итү турында» 2997 елның  19 июлендәге  109-ФЗ номепрлы   Федераль законн белән регламентлана.  Шулай  ук  2010  елның 2 мартында Россия Федерациясе баш  дәүләт санитар табибы карары  белән  расланган   "Пестицидларны  һәм  агрохимикатларны сынау, саклау, ташу, сату,  куллану,  зарарсызландыру һәм утильләштерү  процесслары иминлегенә  гигиеник  таләпләр"  СанПиН 1.2.2584-10 таләпләрен дә үтәү мөһим.    

Күпчелек  хуҗалыклар, бигрәк тә кечкенә хуҗалыклар даими штатта үсемлекләрне яклау  буенча белгеч тота  алмый. Филиаллар, шул исәптән  «Россельхозцентр» ФДБУнең район бүлекләре белгечләре, үсемлекләрне яклауның химик һәм биологик чараларын нәтиҗәле һәм имин куллану  буенча  консультация  бирергә һәм ярдәм итәргә әзерләр.  Филиаллар белән элемтәгә керү өчен  кирәкле мәгълүмат «Россельхозцентр» ФДБУенең интернет-ресурсында түбәндәге адрес буенча бирелгән: https://rosselhoscenter.com/index.php/rosselkhoztsentr-glavnaya-4/faces

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International