Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПКның актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Министрлыкның  җаваплы  хезмәткәрләре  белән киңәшмә  уздырды.  Эшлекле  дүшәмбедә министр республика хуҗалыкларында сөт җитештерү проблемалары, урып-җыю кампаниясенә әзерләнү,  терлек азыгы  әзерләү һәм  АПКның  башка актуаль мәсьәләләре хакында  фикер алышты.  

Терлекчелек тармагындагы  мәсьәләләр буенча министр  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов  чыгыш ясады.  Ул аерым  хуҗалыкларда сөт җитештерү күләмнәрен арттыру буенча  башкарыла торган  эшләрнең  барышы, беркетелгән районнарда  сөт җитештерү динамикасы һәм проблемалары турында  сөйләде.  Шуны  әйтергә кирәк, Татарстанда  тулаем савым күләме узган  тәүлектә   3874,4 тонна  тәшкил итте, бер  сыердан  уртача  савым   16,4 кг.

Республикада  терлек азыгы  әзерләүнең барышы, үсемлекләрне яклау һәм уңыш  булдыру  буенча  күрелә торган чаралар  турында   министрның  игенчелек  буенча  урынбасары    Илдус Габдрахманов чыгыәш ясады. Ул, һавадагы  төнге  дымлылык һәм  туфракта  әлегә бер  метр тирәнлектә  продуктивлык  дымлылык  булу  бу эсселәргә чыдарга  мөмкинлек бирә, диде.

Узган атнада  республиканың барлык  хуҗалыкларында  да  терлек азыгы  әзерләүгә керештеләр.   25 июньгә 34 мең тонна печән,  288 мең   тонна     сенаж әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International