Россия Федерациясе Хөкүмәте фермерларга авыл хуҗалыгы җирләрендә йортлар төзергә мөмкинлек бирә торган закон проектын карады

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Җир кодексына   фермерларга   авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә йортлар төзергә мөмкинлек бирә торган үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Үзгәрешләр белән тиешле  закон  проекты    хөкүмәт утырышында пәнҗешәмбе  көнне  каралды. 

РФ  премьер-министры  Дмитрий Медведев сүзләренә  караганда, закон проектының максаты төрле билгеләнештәге җирләрнең хокукый  режимын билгели торган тәртип булдырудан  гыйбарәт.

"Мондый  очракта фермерларда  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге җирләрдә  йортлар   төзү мөмкинлеге барлыкка килә, әлбәттә, биредә аерым чикләүләр  билгеләнергә тиеш, йортларның  күләмнәре  буенча да, шулай  бу  йортлар урнашкан  җирләрне  сатуны   тыю буенча да", - диде ул. "Җирләрне шәхси ярдәмче хуҗалык өчен  яисә бакчачылык өчен  арендага  алучылар, алардан   өч ел һәм аннан  күбрәк вакыт  тиешенчә  файдаланганда, бу  җирләрне  торгларсыз гына  сатып ала  алачаклар ", -  дип дәвам итте  хөкүмәт башлыгы.

Моннан тыш, Дмитрий Медведев бу закон проектында милекчеләрнең  мәнфәгатьләрен яклау чараларын да  әйтеп узды. Мәс., әгәр җирләрдән    файдалану регламентлары алар  белән  килештерелмичә үзгәртелсә,  аннан килгән зыян  тиешле  дәрәҗәдәге   бюджет исәбеннән  түләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International