«Казан» Халыкара ат спорты комплексында 2018 елгы Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары узды

2018 елның 23 июне, шимбә

23  июньдә «Казан» Халыкара ат  спорты   комплексында  2018  елгы  Сабантуй  бәйрәменә  багышланган  ат чабышлары  узды. Чарада   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Казан   шәһәре  башлыгы     Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар  катнашты.  

Программада   13 чабыш  каралган иде.  «Сбантуй бәйрәме көнендә  ипподромда   ат чабышлары  оештыру  матур  традициягәз әверелеп китте  инде. Быелгы  чабышларның   гомуми  приз  фонды  2,6 миллион иде», – дип сөйләдл  Татарстан Республикасының  Атчылык һәм ат спорты  федерациясенең  үсеш бүлеге    Флера Абдулаева. 

Беренче 1600 метрлык чабышта «Сабантуй - 2018» призын гарәп токымыннан 4 яшьлек Гарәп патшабикәсе кушаматлы бия яулады. Ярышларда  өч яшьлек  һәм өч яшьтән тән зуррак   булган атларда   8  катнашучы   ярышты.  Барлыгы  йөздән артык  ат иде.  Хәмзәт Улубаев Бандик  биясендә   Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләген  алды.  

 Татарстан Республикасының  Атчылык һәм ат спорты  федерациясе призына ярышта    Портос Амок биясендә җайдаклы   Вениамин Бауэр җиңүче  дип   танылды, Казан   шәһәре мэры призына Хай Лемон  биясендә   1  нче категорияле җайдаклы  Хай Лемон җиңүче  булды.  

 Болардан тыш, башка  призлар да  булды –  мәс.,  «Аргамак», «Гарәп йолдызы», «Алтын  Миля», «Татарстан чибәре» һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International