Бу атнада Татарстан муниципаль районнарында пар басуларын эшкәртү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уза. Аларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, механизация һәм игенчелек буенча консультантлары катнаша.
Киңәшмәләр барышында пар басуларын эшкәрткәндә авыл хуҗалыгы техникасынннан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре карала.
Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә республика буенча бу эшткә 400гә якын агрегат җәлеп ителгән. 21 июньгә 312 мең га мәйдан эшкәртелгән.