«Агрокөч» холдингы агрофирмалары тулаем сөт күләме буенча рекордлы күрсәткечләргә чыктылар

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

«Агрокөч» холдингында  тулаем сөт күләме     62,3 мең тоннага  җитте    (2017 ел белән чагыштырганда 118%). Хәзер холдингның   8 агрофирмасында  13,2 мең баш  савым сыеры  исәпләнә, һәркөнне   174,9 тонна  сөт савыла.

«Бу көннәрдә бер сыердан уртача савым  17 кг тәшкил итә, ә кайберләре,  50-60 литрга  җиткереп, рекорд куялар, – дип сөйләде “Агрокөч” АҖенең терлекчелек   юнәлеше  буенча  җитәкчесе  Аян Ибәтуллин. – Без терлекләрне карауга   һәм ашатуга, аларның  сәлаимәтлегенә аерым   игътибар бирәбез. Хәзер терлек  азыгының нәтиҗәлелеген  арттыра  торган  азык әзерләү һәм азык   тарату    техникасы  белән  тәэмин   итү   буенча    инвестпрограмманы гамәлгә  ашыру  өстендә эшлибез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International