Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының шәхси хуҗалыкларында сөт җитештерү күләмнәре артты

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының шәхси  хуҗалыкларында сөт  җитештерү  күләмнәре артты. Соңгы  10 көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда   274,6 тонна сөт җыелган, бу  узган елның шушы чорына караганда  5,6 тоннага  күбрәк.  «Лидерлар арасында:  Чуаш Кичүе авыл җирлеге –  биредә   30,6 тонна сөт   савылган, Түбән Әлки авыл  җирлеге – 25,4 тонна һәм  Борискино авыл  җирлеге  – 20,5 тонна», – дип сөйләде  район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге  консультанты   Рәфис Гатауллин.

Бүгенге көндә районның  шәхси ярдәмче хуҗалыкларында   6668 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән   2880 баш савым сыеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International