Республиканың Чирмешән муниципаль районында Кармыш авылында сарыклар көтүен саклау өчен «электрон көтүче»дән файдаланалар

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы  Чирмешән муниципаль районында  Кармыш авылында  сарыклар көтүен саклау өчен  «электрон көтүче»дән файдаланалар. «Җайланманы Белоруссиядән кайтарттык,  чыбыкүткәргечләр озынлыгы    50 километр тәшкил итә.  Таякларын кыштан ук үзем әзерләгән идем, – дип сөйләде шул авылдан Хәмит Шәмгунов. – Җайланма кайтып  җитүгә,  без  авылдашлар белән авыл  җирлеге Советы  тарафыннан  бүлеп  бирелгән   территорияне тотып  алдык. Бүген утарда   80 ләп  сарык бар».

Хәмит Шәмгунов хуҗалыгында   30 баш  сарык бар. «Сарык үрчетү белән шөгыльләнү табышлы, сарык итенә ихтыяҗ  һәрвакыт  бар, – дип  сөйли  авыл  эшкуары.  – Алга таба  терлекләр санын  арттыруны  планлаштырам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International