«Минем җирем Россия – 2018» иҗат конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

«Минем җирем Россия – 2018» иҗат  конкурсына  эшләр кабул итү дәвам  итә. Әлеге  конкурсны «2014-2017 елларга  һәм һәм 2020 елга  кадәр чорга  авыл   территорияләрен  тотрыклы  үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бишенче мәртәбә уздыра инде.

Быел  конкурста  катнашуга  индивидуаль авторлар, шул  исәптән федераль, төбәк һәм  шәһәр (район) журналларының, газетларының,  интернет-басмаларның, радио и телекомпанияләрнең, редакцияләрнең журналистлары,    РФ  субъектлары АПК идарәсе органнарының матбугат хезмәтләре,   блогерлар, фотожурналистлар, аграр  уку йортларының  матбугат хезмәтләре кертелә.  Оештыручылар  сүзләренә караганда,  конкурска Россия авылының  уңай  үрнәген  тасвирлый, авыл   территорияләрен үстерүнең алдынгы  тәҗрибәсен тарата,  авыл хуҗалыгы  хезмәтенең әһәмиятен  арттыра һәм халык   традицияләрен  саклап  калуга  ярдәм  итә дип танылган  һәм бастырып чыгарылган  эшләр  кабул ителә.

Документлар  һәм проектлар   2018 елның  31 августына  кадәр электрон почта  agrosmi2018@yandex.ru буенча  кабул  ителә.

Конкурс һәм аның  шартлары  турында  тулырак мәгълүматны    рәсми сайтта –  http://konkurs.agromedia.ru – алырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International