Казанда «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсенә килүчеләр өчен түләүсез автобуслар булачак

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

2018 елның   28 - 29 июнендә 28 – 29  июньдә Татарстан Республикасының  Лаеш муниципаль районында  «РФА Казан  фәнни-тикшеренү үзәге”нең тәҗрибә кырларында «Татарстанда  кыр көне – 2018» күргәзмәсе  узачак. Анда Россия һәм Татарстан селекциясенең  көзге һәм язгы  авыл хуҗалыгы  культураларының  күргәзмә чәчүлекләре күрсәтеләчәк, төрле  авыл хуҗалыгы  техникасы һәм  җайланмалары,  шулай  ук АПК өлкәсендә  яңа технологияләр дә күрсәтеләчәк. 

Проектның  төп өстенлеге  – җитештерелгән продуктларны  һәм  җитештерүнең төрле  ысулларын  кыр шартларында  презентацяләүнең    инновацион һәм  күрсәтмә  форматта  булуы,   элемтәләр урнаштыру һәм эшлекле  сөйләшүләр уздыру   өчен, шулай ук катнашучыларны һәм  аларның  продукциясен  тәкъдим итү өчен  нәтиҗәле   коммуникацион киңлек булу.

«Татарстанда  кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе   блоклардан  тора:  «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник  тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм  «Кече   хуҗалыклар». Территориянең  гомуми мәйданы   60 гектардан  артык булачак.

Форумның   эшлекле  программасы кысаларында Россиядә һәм Татарстан Республикасында  авыл хуҗалыгы хуҗалыгының   үсеш   перспективаларына  багышланган   актуаль  темаларга пленар  сессияләр узачак.

Оештыручылар  сүзләренә  караганда, күргәзмәгә килүчеләр өчен  Казан – Олы Кабан һәм Олы Кабан – Казан  маршрутлары  буенча  түләүсез автобуслар  йөриячәк.  Автобуслар   һәр   30 минут саен килеп-китеп торачак.   28 июньдә   чарага   «Метро Җиңү проспекты» тукталышыннан (Дан  скверы  ягыннан)   7.30  сәгатьтән 16.00  сәгатькә кадәр китеп  булачак, 29 июньдә  –  8.30  сәгатьтән  17.00  сәгатькә кадәр.  Кире кайту  рейслары (Олы  Кабан – Казан) 28 июньдә     8.00  сәгатьтән  17.00  сәгатькә кадәр булачак,  29 июньдә –  9.00  сәгатьтән 18.00  сәгатькә кадәр.

Тулырак мәгълүмат белән  күргәзмәнең рәсми сайтында танышырга  мөмкин:  http://www.awtexpo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International