2018 елның 5 аенда Татарстанның сәнәгать секторында 35,6 мең тонна дуңгыз ите җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 101%). Шул исәптән «Камский Бекон» ҖЧҖендә – 20,8 мең тонна (107%), «Авангард» ҖЧҖендә – 7 мең тонна (131%), «ТатмитАгро» ҖЧҖендә – 3,5 мең тонна.
Искәртеп узабыз, бу елның язында Тукай муниципаль районының Казиле торак пунктында «Феникс» ҖЧҖендә 800 ана дуңгызга исәпләнгән югары технологияле дуңгызчылык комплексының беренче чираты төзелеп беткән иде. Проектның бу этабында 600 млн. сумнан артык артык акча тотылды. Бер үк вакытта 1600 баш дуңгызга исәпләнгән төзелешнең икенче этабын проектлаштыру буенча да эш алып барыла.
Бүген предприятиедә комплекска хайваннар кайтара башладылар. Үзебезнең яшь дуңгызларны булдыру өчен «Генезус» Канада компаниясеннән йоркшир һәм ландрас токымыннан ата дуңгызлар кайтарылды. Ел азагына «Феникс» ҖЧҖендә 7 мең дуңгыз балаасы көтәләр, нәтиҗәдә тагын өстәмә рәвештә 1,6 мең тонна дуңгыз ите җитештереләчәк.