Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Нива» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау буенча чаралар башкарыла. «Җиде ел элек безнең бары тик 500 гектар чәчүлек җирләребез бар иде, ә бүген – 2500 гектар, шулардан 2200 га чәчелде, – дип сөйләде “Нива” ҖЧҖ директоры урынбасары Анатолий Сумбаев. – Бүгенгә 1000 гектардан артык җир эшкәртелгән. Быел без рапска өстенлек бирдек – узган елларда 150 гектар чәчкән булсак, быел 400 гектар чәчтек».
Кыр эшләрендә механизаторлар Александр Крутов, Сергей һәм Валерий Сизов эшли. «1 гектар чәчүлек җиренә 200 литр су кирәк, өлгер генә, – диде Александр Крутов. – Эш яхшы бара. Бу ел мул уңышы белән сөендерер дип ышанабыз».