ТР Зәй муниципаль районыннан Альберт Маракин хуҗалыгында йомырка сала торган 11 мең баш тавык бар

13 июнь 2018 ел., чәршәмбе

ТР Зәй муниципаль районының  Урта  Пенәче  авыланнан  шәхси  эшккар   Альберт Маракин кошчылык  эшчәнлеге белән  шөгыльләнә. Бүгенге  көндә аның  хуҗалыгында     йомырка сала  торган  11 мең баш   тавык  бар.

«Без 2016 елда   кошчылык  белән шөгыльләнә  башладык. Башта  кредит   алып, бина   төзеп куйдык.   Узган    ел   Удмуртиядән беренче  чебиләрне алып кайттык», – дип сөйләде  Альберт Маракин.

Кошлар  үстерү җиңел эш түгел, дип саный Альберт. «Витаминлы  азык булырга  тиеш, әлбәттә.  Бинада  температураны   дөрес  тоту,  вакытында    вакцинация ясау да   бик мөһим. Хуҗалыкны  алып  барырга   хатыным Светлана, кызларыбыз  Марина, Алена һәм  Наташа булышалар, – дип   сөйләде эшкуар. – Тавыкларны  Татарстан фермаларына һәм шәхси хуҗалыкларга,   шулай  ук  якын төбәкләргә дә  сатабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования