Биофунгицидлар – авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклауның экологик чиста чаралары

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Биофунгицидлар  үсемлекләрне авырулардан  һәм корткычлардан  яклау чараларының  экологик  чиста  төрләренә керә.  Аларны  куллану  гадәттәге  технологияләрдән берни белән дә аерылмый,   ә бер гектарга  чыгым нормалары  күпкә түбән, дип әйтәләр  «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖ белгечләре. Биофунгицидларны  куллану  биомассаны  тизрәк  тупларга,      фотоассимиляцион аппарат булдыруга, үсемлекләрнең   минераль туклануын яхшыртуга ярдәм итә.

Биофунгицидлар  белән эшләгәндә, аларның  нигезен тере  организмнар тәшкил итүен  истә тотарга  кирәк, кояш нурлары  алар  өчен зарарлы. Шуңа  күрә препаратларны    иртүк яисә  кич  белән кулланырга  киңәш ителә.  Алар  белән эшкәртүгә керешкәнче, куллануга  кагылышлы  күрсәтмәләрне өйрәнергә      кирәк.

«Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты” ҖЧҖендә   «Фитотрикс», «Фитотонус» һәм «Майский»  биофунгицидларын  чыгаралар. Бу  биофунгицидлар  турында  тулырак мәгълүматны   сайтта:   http://biopreparaty.ru   яисә  8 (84371) 69103, 89178577244 телефоны аша алырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International