Татарстанның Арча районында «Иң яхшы сабанчы-2018» конкурсы узды

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Татарстанның  Арча  районы “Тукай” ҖЧҖ базасында  «Иң яхшы  сабанчы-2018» конкурсы  узды. Чарада  район башлыгы  Илшат Нуриев,  районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы    Ренат Гатиятов,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  АПКны    инженер-техник  тәэмин итү бүлеге  башлыгы    Ришат Булатов,   аның   урынбасары  Илнар Габбасов, РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан  республика оешмасы рәисе  Фәридә Гарифуллина, ТР  Дәүләт техника күзәтчелегенең    район бүлеге,  «Россельхозцентр» ФДБУнең  ТР  филиалы белгечләре,  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм белгечләре  катнашты.

Ярышларда  барысы   районның  18  авыл хуҗалыгы  оешмасыннан  18 механизатор катнашты. Конкурс  барышында  тракторларның  техник торышы һәм тиешле  документларның булу-булмавы  тикшерелде.  Соңыннан    конкурста  катнашучылар  җир сөрү буенча  үз осталыкларын  күрсәттеләр. 

Конкурс йомгаклары  буенча  1  нче  урынны  “Курса МРС” ҖЧҖеннән   Рәмис Шәрәфиев алды. Икенче  урынга “Кызыл Яр” ҖЧҖеннән    Мөбәрәк Касыймов чкты, өченче урында    – «Тукай» ҖЧҖеннән   Рүзәл Әюпов.

«Иң яшь катнашучы»  номинациясендә «Возрождение-Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖеннән  Фирдәүс Мортазин алдынгы  булып танылды,  «Иң тәҗрибәле» номинациясендә – Дәнис Лотфуллин («Аю» агрофиромасы” ҖЧҖ), «Иң  яхшы  әзерләнгән агрегат» номинациясендә – Әмир Газимов («Ватан» АФ»), «Хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәгән өчен» номинациясендә – Рамил  Гарифуллин («Арча агросәнәгать һөнәри көллияте» ДАҺБУ), «Һөнәри осталыкның  иҗ югары  дәрәҗәсе»  номинациясендә – Наил Садриев («Ташкичү» ҖЧҖ).

Җиңүчеләргә дипломнар  һәм акчалата  премияләрне район башлыгы    Илшат Нуриев тапшырды. «Мондый  ярышларны  ел саен үткәрергә кирәк», – диде ул.

Иң яхшы  сабанчыга  – Рәмис Шәрәфиевкә – шулай  ук  бәрән дә тапшырылды.  Моннан  тыш,  механизаторларга  РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан  республика оешмасы рәисе  Фәридә Гарифуллина да  бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International