«Скорлупино» фестивале «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестивале-конкурсы финалына чыкты

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Саратов шәһәрендә Идел буе федераль округы буенча «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестивале-конкурсының төбәк этабы узды. Жюри хөкеменә 152 проект тәкъдим ителде. Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урын «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» ТИОның Питрәч бүлекчәсе проектына – «Скорлупино» фестиваленә бирелде.

«Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестивале-конкурсы финалы Мәскәүдә 28 - 29 майда узачак. Анда һәр федераль округтан җиңүче проектлар катнаша, шул исәптән «Скорлупино» фестивале дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International