Район кулланучылар җәмгыятьләренең 2018 елның 4 айлык эшенә йомгаклар ясалды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Район кулланучылар җәмгыятьләренең 2018 елның 4 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Шул чор эчендә 906 млн. сумлык (2017 елга карата 113%) продукция җитештерелгән. Шул исәптән 8,6 мең тонна икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, 603 тонна кондитер һәм 199 тонна казылык әйберләре җитештерелгән. Җитештерү күләмнәре Баулы кулланучылар җәмгыятендә артты (144%), Азнакай кулланучылар җәмгыятендә - (130%), Зәй кулланучылар җәмгыятендә - (121%), Балтач кулланучылар җәмгыятендә - (115%), Бөгелмә кулланучылар җәмгыятендә - (110%) һәм Алексеевск кулланучылар җәмгыятендә - (109%). Ә Мамадыш, Әгерҗе, Лаеш, Актаныш, Апас, Әлмәт райрннары кулланучылар җәмгыятьләрендә җитештерү күләмнәре кимегән.

Кулланучылар кооперациясенең азлап сату челтәре аша халыкка 2,9 млрд. сумлык (115%) товар сатылган. Товар әйләнеше Саба районы кулланучылар җәмгыятендә - (198%), Азнакай - (141%), Менделеевск - (162%), Чистай - (126%) һәм Балтач (127%) кулланучылар җәмгыятьләрендә арты. Ә Зәй, Тукай, Әгерҗе, Алабуга һәм Актаныш районнарында - киресенчә, кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International