28 – 29 июньдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе узачак

2018 елның 11 мае, җомга

28 – 29 июньдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында «РФА КазФҮ” фәнни-тикшеренү үзәгенең тәҗрибә кырларында «Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе узачак. Анда Россия һәм Татарстан селекциясенең көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы культураларының күргәзмә чәчүлекләре күрсәтеләчәк, төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, шулай ук АПК иөлкәсендә яңа технологияләр дә күрсәтеләчәк.

«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Чирәмле мәйдан» блокларыннан тора. Территориянең гомуми мәйданы 60 гектардан артык.

«Үсемлекчелек» блогында көзге һәм язгы культуралар чәчелгән җир кишәрлекләре күрсәтеләчәк. Биредә катнашучы компанияләр яңа технологияләр һәм үсемлекләрне селекцияләү ысулларын күрсәтәләр.

«АПКны инженер-техник тәэмин итү» блогында авыл хуҗалыгы техникасын күрергә мөкин булачак, «Терлекчелек блогында» – нәселле терлекләрне. Под раздел отведена площадь около 3,2 тыс. кв. м., также будет представлены ветеринарные препараты, корма, добавки, оборудование для животноводства.

«Чирәмле мәйдан» блогында агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләре өчен технологияләр һәм җайланмалар белән танышу өчен мәйданчыклар оештырыла.

Форумның эшлекле программасы кысаларында Россиядә һәм Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хуҗалыгының үсеш перспективаларына багышланган актуаль темаларга пленар сессияләр узачак.

Төгәлрәк мәгълүмат белән күргәзмәнең рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://www.awtexpo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International