Россия фермерлары майда Мәскәүдә очрашалар

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

2018 елның  15-16 маенда  Мәскәүдә «Кооперация-2018» форумы-күргәзмәсе  кысаларында   Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары  һәм   авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXIX Съезды   узачак.  Чара   делегатлары һәм кунаклары  булып  700дән  артык   кеше  җыелачак, болар:    илнең  70  төбәгеннән  дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары,   иҗтимагый оешмалар, фәнни бергәлекләр, кооператив  берләшмәләр вәкилләре,   крестьян (фермер) хуҗалыклары  башлыклары.

Съездның  көн тәртибендә  –  авыл хуҗалыгы   территорияләрен һәм  фермерлар һәм  авыл хуҗалыгы  кооперациясе мөмкинлекләре аша аграр  икътисадны  үстерү мәсьәләләре, АПКның   керемлелеген  һәм дәүләт чараларыннан  файдалануның  нәтиҗәлелеген  арттыру юллары   каралачак.

Чараның  беренче  көнендә, 15 майда, авыл   территорияләрен, фермер  хуҗалыкларында  үсемлекчелекне һәм терлекчелекне  үстерү мәсьәләләре  буенча   секцияләр эшләячәк.  Шулай ук  Россия  авыл  хатын-кызлары хәрәкәтенең хисап-сайлау  конференциясен уздыру көтелә,   съездда катнашучыларның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән,   Федерация Советы  әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, «Россельхозбанк»  АҖ, АО «Росагролизинг»  АҖ  вәкилләре  белән эшче  утырыш  уздыру   карала.

Икенче көнне,  16 майда,  съездның  киңәйтелгән пленар утырышы   узачак, анда  АККОР президент Владимир Плотников чыгыш    ясаячак.  Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары  һәм   авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) киң күләмле  анкеталаштыруы   белешмәләре буенча,  ил күләмендә барлык территорияләрдә дә  кече  хуҗалыклар  вәкилләре  өчен  проблемалы   төп  мәсьәләләрдән – ашлыкка  бәяләр төшү, керем дәрәҗәсен арттыру,  җир     ресурслары   белән тәэмин  ителеш, табигый монополияләр тарифларын   һәм     ягулык-майлау  матариаллары   бәясен җайга   салу, кредит ресурсларыннан  файдалана  алу мөмкинлеге  һәм техника белән  тәэмин ителеш санала.   Фермерлар съезды  кунаклары  һәм делегатлары  нәкъ  менә  шул  мәсьәләләр хакында   фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International