Татарстанның 26 районында язгы кыр эшләренә керештеләр

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Татарстанның авыл хезмәтчәннәре 2018 елгы язгы кыр эшләренә керештеләр. Республиканың 26 муниципаль районында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 2018 елның 17 апреленә көзге культуралар 50,9 мең га (планнан 10%) мәйданда ашламаланган, күпьеллык үләннәр – 18 мең га (4%) мәйданда.

Зәй районы аграрийлары көзге культураларга 12,8 мең га мәйданда ашлама керткәннәр. Сарман районында бу чаралар – 11,6 мең га (67%), Азнакай районында 6 мең га (42%) мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International