Министрлыкта республика районнарында 2018 елга ерынты-ерганаклар һәм урман яклау зоналарын торгызу һәм булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары Александр Дружин, Рәсил Гыйләҗев, Ирек Садыйков һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнаштылар.
Киңәшмә кысаларында Татарстан районнарында 2018 елга финанслау лимитында ерынты-ерганакларны һәм урман яклау зоналарын торгызу һәм булдыру документациясен әзерләү үзенчәлекләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, бу эшләр су эрозиясе процессларын булдырмау һәм булган ерганаклар очларын ныгыту максатларында, ә республиканың көньяк-көнчыгыш зонасы муниципаль районнарында - коры җилләрне үткәрмәс өчен башкарылырга тиеш.
Бүгенге көнгә ерынты-ерганаклар үсентеләрен булдыру чараларына - 34 район (гомуми мәйданы - 2198 га), урман яклау үсентеләрен булдыруга - 7 район (166 га), урман яклау үсентеләрен чистарту буенча - 8 район (143 га), урман яклау үсентеләрен арттыруга – 3 район (25 га), кипкән агачлардан санитар чистартуга (кисүгә) - 24 район (639 га) актлар һәм проектлар тапшырдылар.