Татарстанда 24 мартта гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

2018 елның 23 марты, җомга

2018 елның 24 мартыннан Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселыгында азык-төлек продуктларын һәм көндәлек товарлар сату буенча гадәттәге атналык ярминкәләр эшли башлый.

Казанда ярминкәләр 10 мәйданчыкта узачак:

– Совет районында: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);

– Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а);

– Авиатөзелеш районында: «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);

– Мәскәү районында: Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта;

– Киров районында: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);

– Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);

– Идел буе районында: «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).

Исегезгә төшерәбез, Казанда 7 чатыр корылган мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен сату дәвам итә. Сәүдә урыннары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Академик Лаврентьев ур., 10 (Яңа Савин районы), Батыршин ур., 20 (Киров районы), Дементьев ур., 7 (Авиатөзелеш районы), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә (Авиатөзелеш районы), Зәкиев ур., 12 (Совет районы), Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бист., Совет районы), Юлиус Фучик ур., 72 (Идел буе районы).

Чаллыда ярминкәләр Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы) оештырыла

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International