Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында эре мөгезле терлекләрнең баш санын арттыруны планлаштыралар

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Таллы Бүләк авылында КФХ башлыгы Рөстәм Вәлитов ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 36 баш эре мөгезле терлек бар. «Терлекләр яхшы кышлады, азык җитәрлек әзерләнгән иде. Бер өлешен сатып та алган идек, – дип сөйләде Рөстәм Вәлитов. – Безнең 40 гектар җиребез бар, хәзер тагын 20 гектар алабыз. Узган ел бодай, арпадан күп уңыш алдык, печән әзерләдек».

Рөстәм Вәлитов җитештерелгән итне шәхси эшәкуараларга һәм халыкка сата. «Алга таба терлекләр санын арттыруны планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте фермер. – Киләсе елда шулай ук сөт җитештерү белән шөгыльләнүне дә планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International