Авыл җәмәгатьчелеге лидерлары конкурсына теркәлү дәвам итә

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Россия авыл яшьләре берлеге Россия Федерациясенең Азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану советы комитеты һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә авыл территорияләрендә җәмәгатьчелек лидерларын ачыклау буенча конкурс оештыра. Авылда түбәндәге юнәлешләр буенча уңышларга ирешкән, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге активистлардан гаризалар кабул ителә: эшкуарлык, мәгариф, мәдәният, спорт, медицина әм граждан активлыгы. Катнашу өчен 2018 елның 10 апреленә кадәр электрон заявка бирергә кирәк, сайт: http://rssm.su/news/main/3489, аңа «Авыл. Китәргә ярамый калырга. Үз өтереңне куй!» темасына эссе беркетү һәм үзеңнең портфолио (дипломнар, грамоталар, рәхмәтләр һ.б.) сорала.

Конкурс экспертлары Иҗтимагый палаты, Федерация Советы, федераль социаль-юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар, дәүләт хакимияте органнары һәм фәнни бергәлекләр вәкилләре булачак. Җиңүчеләрнең Россия Федерациясенең берәр субъектында үз юнәлешләре буенча укулар узу мөмкинлеге, кызыклы мастер-классларда, экспертлар лекцияләрендә, шәхси үсеш тренингларында катнашу, шулай ук яңа дуслар, фикердәшләр командасы табу мөмкинлеге булачак.

Конкурс йомгаклары буенча Авыл яшьләренең федераль ресурс үзәге каршында профильле экспертларның яшьләр пулы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International