Министрлыкта ташламалы инвестиция кредиты механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ташламалы инвестиция кредиты механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, банклар вәкилләре катнашты.

«Авыл хуҗалыгында вәзгыять җиңелләрдән түгел. Ашлыкка, шикәргә, сөткә бәяләр төшү тәэсир итми калмады, – диде, киңәшмәне ачып, министрның беренче урынбасары Николай Титов. – Хәлне яхшырту өчен дәүләт ярдәме чараларын күрү дәвам итә, шул исәптән ташламалы инвестиция кредиты белән».

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов инвестиция кредитларын бирү мәсьәләләренә тукталды. «Бюджет акчалары бирелә торган проектлар Татарстанның агросәнәгать комплексы өчен файдалы булырга тиеш, – диде ул. – Без акчаларны тоту өчен һәр заемщик белән тыгыз эшләргә һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында ресурсларны мөмкин кадәр төгәл бүләргә тиеш».

Аннары авыл хуҗалыгында ташламалы инвестиция кредитларын бирүне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International