Татарстанда язгы чәчү өчен 349 мең тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары кирәк. Бүгенге көндә республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары складларында 371 мең тонна орлык бар (ихтыяҗга карата 106%). Оригиналь һәм элиталы орлыклар 29% тәшкил итә, югары репродукцияләр барысы – 92%.
Шул ук вакытта кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыкларын кайтару дәвам итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, бу орлыклар Краснодар краеннан, Кабардин-Балкар Республикасыннан, Воронеж өлкәсеннән һәм илнең башка төбәкләреннән кайтарыла.