Татарстан Республикасы Спас районының «Болгарское ХПП» ҖЧҖендә көнбагыш орлыкларын эшкәртү дәвам итә

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Спас районының «Болгар икмәк кабул итү предприятиесе (ХПП)» ҖЧҖендә көнбагыш орлыкларын эшкәртү дәвам итә. Зур булмаган цехта көн саен 15 тоннаданартык орлык эшкәртелә һәм 5 тонналап исле май җитештерелә. Бу җайланманы көйләү белән операторлар Александр Чегодаев, Анатолий Краюшкин, Юрий Сесин, Анатолий Сальников, Юрий Борзихин һәм Сергей Грызунов шөгыльләнәләр.

Аннары май катнаш азык әзерләү зхаводларына җибәрелә. «Мин монда ике елдан артык эшлим – цех 2015 елның көзендә эшли башлаган иде. Биредә барысы да ошый – эшләү өчен шартлар да җитәрлек, коллектив та дус», – дип, үз фикерләре белән бүлеште оператор Александр Чегодаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International