Краснодарда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре форумының пленар утырышы узды

12 март 2018 ел., дүшәмбе

12 мартта Краснодар шәһәрендә Кубань дәүләт аграр университетында Бөтенроссия авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре форумының пленар утырышы узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре, әйдәүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, Россия һәм чит ил экспертлары, АПК өлкәсендәгегалимнәр катнашты. Чарада Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация булды. Аның составында «Майский» ТК” ҖЧҖ генераль директоры Илшат Ганиев, «АгроИнвест» ИК генераль директоры Рәис Сөләйманов, «Акибанк» ГАҖ идарәсе рәисе Илдар Галәүтдинов һәм «Сервис-Агро» ҖЧҖ директоры Габделхәй Кәримов бар иде.

Пленар утырыш алдыннан Россия Президенты Владимир Путин агросәнәгать комплексы өлкәсендә яшь галимнәрнең инновацион эшләнмәләре һәм технологик җайланмалары күргәзмәсендә булды. Аннары ул нотык белән чыгыш ясады. Владимир Путин үз чыгышында авыл хуҗалыгының 2013 елдан башлап үсеш юнәлешендә булуын билгеләп үтте. 2000 нче ел белән чагыштырганда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме ике мәртәбә диярлек артты, диде ул. Берничә мәртәбәгә бөртеклеләр, шикәр чөгендере, яшелчә, терлек ите, кош ите җитештерү күләме артты.

«Бүген Россия азык-төлекнең төп төрләре белән үзен тулысынча тәэмин итә , – дип ассызыклады Владимир Путин. – Бүгенге очрашу форматы тармак алдында тора торган бурычлар турында сөйләшү, АПК үсеше өчен планнар кору, шул өлкәдә эшләүче кешеләрнең керемен арттыру, авыл территорияләренең инфраструктурасын үстерү өчен уңай мөмкинлек».

Президент Владимир Путин Россия продукциясенең сыйфатын, үзебезнең предприятиеләрнең конкуренциялелеген арттыру зарурлыгына, җитештерүне модернизацияләү, крестьян (фермер) хуҗалыкларын, кооперацияне үстерү, шулай уавыл территорияләрендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования