Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елның 2 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елның 2 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 1 мартка эре мөгезле терлекләр саны 10,4 мең баштан артып китә, кәҗәләр һәм сарыклар – 4079 баш.

Ике ай эчендә 3114 тонна сөт җитештерелгән (2017 елның шушы чорына карата 114%). «Нократ таңнары” («Вятские зори») ҖЧҖ, «Яңа Юраш” агрофирмасы” ЯАҖ һәм “Колос” СПК сөт җитештерү күләмнәрен арттырганннар.

Бүгенге көндә район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 14,4 кг тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча беренче урында «Светлая долина» ҖЧҖ һәм «Колос» СПК (19,5 кг), икенче урында – «Нократ таңнары” («Вятские зори») ҖЧҖ (18,4 кг).

Эре мөгезле терлекләрнең уртача иң күп артымы (687 грамм) «Светлая долина» ҖЧҖендә күзәтелә. Гомумән алганда, район буенча 2 айда ит җитештерү күләмнәрен «Нократ таңнары” («Вятские зори») ҖЧҖ, «Яңа Юраш” агрофирмасы” ЯАҖ һәм «Светлая долина» ҖЧҖ арттырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International