Казанда «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVIII халыкара симпозиум узачак

7 март 2018 ел., чәршәмбе

2018 елның 13 - 15 мартында “Казан ярминкәсе” ААҖенең күргәзмә залында «Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау» ХVIII халыкара симпозиум һәм «Энергетика. Ресурларны саклау-2018» XIX халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Чараларның максаты – сәнәгатьнең төрле тармаклары, шул исәптән агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә энергияне саклай торган, нәтиҗәле технолгияләрне гамәлгә кертү,шул юнәлештәге инновацион эшләнмәләрне һәм җайланмаларны күрсәтү.

Күргәзмәдә үз экспозициясен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да күрсәтә, ул тармакта энергия ресурслары нәтиҗәлелеге өлкәсендәге казанышларын күрсәтәчәк. Күргәзмәдә шулай ук “Майский”» ТК” ҖЧҖ, «ТатНИИСХ» ФДБФУ, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования