«Свияга” (“Зөя”) АХП” ҖЧҖенең Үтәмеш сөт-товар фермасында терлекләрне тукландыруга аерым игътибар бирәләр

6 март 2018 ел., сишәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Свияга” (“Зөя”) АХП” ҖЧҖенең Үтәмеш авылында урнашкан сөт-товар фермасында терлекләрне тукландыруга аерым игътибар бирәләр. Монда 340 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 180 савым сыерлар. «Бездә азыкка мохтаҗлык юк, терлек азыгы югары сыйфатлы, – дип сөйләде ферма мөдире Гөлназ Сәмигуллина. – Катнша азык җитештерү буенча мини-завод эшли, анда механизаторлар Сергей Прохоров һәм Илшат Әхмәтҗанов бик тырышып эшлиләр».

Гөлназ Сәмигуллина әйтүенчә, фермада 10 кеше эшли. Алар арасында – машина белән сыер саву осталары Надия Гарипова, Елена Савельева, Марина Сахарова, Гөлфирә Шәяхмәтова, бозау караучылар Венера Вәгыйзова, Айсылу Гыйззәтуллина һәм бүтән хезмәткәрләр дә үз эшләрен яратып башкаралар.

«Соңгы елларда сыер савучыларның эше шактый җиңеләйде, моңа сөтүткәргеч һәм башка җайланмалар урнаштыру нәиҗәсендә ирешеп булды, – диде машина белән сыер саву остасы Надия Гарипова. – Шуңа күрә кәефләр дә күтәренке, эшләр дә әйбәт бара».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования