“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Уртарус бал кортларын үрчетүнең торышы һәм перспективалары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Уртарус бал кортларын үрчетүнең торышы һәм перспективалары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды». Форумга илебезнең 10 төбәгеннән 100дән артык кеше җыелды.

Конференция кысаларында институт фойесында бал һәм умартачылык продуктлары, заманча умартачылык җайланмалары, бал кортларындагы йогышлы һәм инвазион авыруларны дәвалау препаратлары күргәзмәсе оештырылган иде.

Чарада нотыклар белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Аквакультура һәм умартачылыкидарәсе» ДБУ генераль директоры Рәшит Сафиуллин, РФАнең Биохимия һәм генетика институты әйдәүче фәнни хезмәткәре Алексей Николенко (Уфа ш.), «Н.В. Рудницкий ис. Төньяк-Көнчыгыш федераль аграр фәнни үзәге» ФДБФУнең уртарус токымлы бал кортлары буенча селекция җитәкчесе Анна Брандорф (Киров ш.), «Сахаагроплем» РС ДБУ җитәкчесе Василий Лукин (Якутск ш.) һәм башкалар катнашты.

Конференция барышында Россия Федерациясенең умартачылыкны үстерү, бал һәм умартачылык продукталарын җитештерүне арттыру өчен зур мөмкинлекләре булуы билгеләп үтелде. Форумда катнашучылар бу өлкәдәге проблемаларны атап киттеләр, алар арасында - умартачылык өлкәсендә норматив-хокукый базаның камил булмавы, махсус уку-укыту үзәкләре булмау, ил эчендә ана умарталарның һәм умарта күчләренең күченеп йөрүенә контроль җитмәү, Россия төбәкләренең лаборатор комплексларында яңа җайланмаларның җитәрлек булмавы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International