Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләрен карадылар

5 март 2018 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында кече хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, авыл җирлекләре башлыклары һәм шәхси хуҗалыклар тотучылар катнашты.

Катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Ул кече хуҗалыкларны үстерүнең мөһимлегенә басым ясады. «Кешеләрнең эш белән тәэмин ителеше – авыл территорияләрен тотрыклы итүнең төп шартларыннан берсе», – диде ул.

Район территориясендә кече хуҗалыкларны үстерү турындагы нотык белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов чыгыш ясады. Ул авыл җирлекләре башлыкларын сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү юнәлешендә халык белән эш алып баруны көчәйтергә өндәде.

Семинар-киңәшмә азагында «Сөт җитештерү буенча иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Шәхси хуҗалыкларга 12 саву аппараты бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования