Марат Әхмәтов: Татарстанда язгы чәчүгә финанс чыгымнары 20 млрд. сумнан артыграк булачак

2018 елның 3 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда язгы кыр эшләрен финанс белән тәэмин итү турында сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, чәчү чыгымнары 20 млрд. сумнан артык бәяләнә. Болар, беренче чиратта, минераль ашламалар, үсемлекләрне яклау чаралары, орлыклар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә республика, шулай ук федеральной бюджет ярдәме чаралары турында сөйләде. 2018 елда авыл хуҗалыгы оешмаларына 960 млн. сум акча бирелгән, бу акчаларның күп өлеше катлаулы ашламалар алырга киткән.

Бу ел башыннан апрель ахырына кадәр авыл хуҗалыгы оешмалары тагын 2 млрд. сумнан артык алачаклар, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов. Шул исәптән 1 литр сөткә исәпләнгән сумма – 800 млн. сум. (3 тыс. сум/т), өстәмә бәйсез ярдәм (гектарлы) – 200 млн. сум, нәселле терлекчелеккә – 250 млн. сум, инвестиция кредитларына субсидияләр – 400 млн. сум.

Субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча булачак:үсемлекчелеккә – 655,6 млн.сум; терлекчелеккә – 82 млн.сум, сөт терлекчелегенә – 82 млн.сум.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, 28 февральгә 12,3 млрд. сумга 220 заявка хупланган. Шул исәптән: Россельхозбанк – 162 заявка, ВТБ – 16 заявка, «Сбербанк» – 41 заявка, «Газпромбанк» – 5 заявка, «Связьбанк» – 1 заявка, «Ак Барс» банк – 6 заявка 444 млн.сум.

Кече хуҗалыклар буенча 37 заявка - 540 млн.сумга.

Бүгенгә хупланган 12,3 млрд.сумнан 4,62 млрд.сумы алынган, дип хәбәр итте

Марат Ахметов. Министр минераль туплауның мөһимлеге турында да әйтте. Әлегә 95 мең тонна ашлама тупланган, ягъни гектарга 32,2 кг. Бу 2017 елга караганда азрак.

Аның әйтүенчә, минераль ашламалар туплауга Зәй, Сарман, Әтнә, Тәтеш, Әлки, Балтач районнары зур игътибар бирәләр.

Иҗ аз (гектарга 20 кг) туплаган районнар – Кайбыч, Әгерҗе, Апас районнары. 20 кг-даназрак туплаган районнар - Кма Тамагы, Әлмәт, Чирмешән районнары.

Муниципаль районнар тарафыннан минераль ашламалар туплану вәзгыяте турында Марат Әхмәтов алдагы видеоконференцияләрдә мәгълүмат бирәчәге турында әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International