Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә агросәнәгать парклары төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

3 март 2018 ел., шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә агросәнәгать парклары төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, «Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ генераль директоры Олег Власов, «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ вәкилләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм башкалар катаншты.

Татарстан Республикасында 17 агросәнәгать паркы төзү планлаштырыла. Алар республиканың 14 зур шәһәрендә булачак, дип көтелә. Беренче агросәнәгать паркы Зәй шәһәрендә төзеләчәк. Бүгенге көндә бу объект буенча проект-смета документациясе эшләнгәне һәм дәүләт экспертизасы бәяләмәсе алынган. Зәй агросәнәгать паркында сәүдә залы (салкын витриналар, эш өстәле, электрон үлчәүләр, сәүдә инвентаре), суыткыч һәм җитештерү җайланмасы (яшелчәләр юуу һәм төргәкләү, ит чабу, иттән ярымфабрикатлар әзерләү, сөт продукциясе өчен цехлар) була, шулай ук лаборатория урнаштырыла. Агросәнәгать паркының технологик җайланмалар белән бергә бәясе 90 млн. сумга төшәчәк, моңа инженерлык инфраструктурасы керми.

Киңәшмә йомгаклары буенча башкарма комитетлар җитәкчеләренә кыска срокларда, муниципаль районының авыл хуҗалыгы җитештерүе үзенчәлекләрен исәпкә алып, технологик җайланмалар урнаштыру вариантларын карарга һәм техник биремне проект институтына җибәрергә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования