2017 елда «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ тикшеренүләрне арттырды

2 март 2018 ел., җомга

2017 ел йомгаклары буенча, «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы продукция буенча тикшеренүләрне 37 %ка арттырды. Узган ел 39,1 мең тикшеренү башкарылган, ә 2016 елда – 28,5 меңгә якын булган.

«Безнең филиал ашлык, он, ярмалар һәм катнаш азыклар сыйфатын билгеләү һәм аларның куркынычсызлыгын раслау буенча хезмәтләр күрсәтә, – дип хәбәр итте «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУ филиалы директоры урынбасары Ренат Сөләйманов. – Бездә югары квалификацияле белгечләр эшли, алар даими рәвештә үзләренең белемнәрен баетып торалар».

Ренат Сөләйманов әйтүенчә, узган ел учреждение Идел буе федераль округы субъектларының профильле министрлыклары һәм департаментлары белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеделәр. «Бу елга без үз эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелеген күтәрү бурычын куябыз, – дип билгеләп үтте ул. – Сынау лабораториясен аккредитацияләү өлкәсен киңәйтү һәм күптән түгел алынган хроматографны файдалануга кертү планлаштырыла. Планда шулай ук – пестицидлар һәм башка юнәлешләр буенча тикшеренүләрне арттыру күздә тотыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования